Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттән Гыйматдиновлар гаиләсе тантаналы кабул итүдә

Бүген Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Казан Кремлендә Республика көне алдыннан Татарстанның иң хөрмәтле гаиләләрен кабул итәләр. 50 гаилә арасында Әлмәттән Гыйматдиновлар да бар.

Әнәс Кыям улы нефтьчеләр династиясеннән. Династиянең гомуми стажы 150 елдан артып китә. Әнәс Кыямович белән Тәнзилә Бакировна 49 ел иңгә-иң куеп, тату яшәгәннәр, өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер 8 оныкларын үстерешәләр.

Балалары да нефтьчеләр династиясе эшен дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса