Әлмәттәге “Татпродмаркет” сәүдә предприятиесендә ветеринария-санитария таләпләре сакланмый
Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең төбәк бүлеге мәгълүматларынча, сәүдә предприятиесе тарафыннан ветеринария-санитария таләпләре бозылган.
Тикшерү вакытында "Татпродмаркет"та сыйфаты турында бернинди документлар булмаган туңдырылган 50 кг балык табылган. Шулай ук балыкның кайдан кайтарылганлыгы да билгесез. Предприятие җитәкчесенә әлеге кагыйдә бозу очрагы өчен административ җаваплылык яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа