Реклама
Әлмәттә «Мәк-2015» операциясе дәвам итә.8 июльдә кичке сәгать алтынчы яртыларда ведомстводан тыш кара
выл экипажы патрульлек иткәндә Ленин урамында бер торак йорт янында басып торган шикле гражданинга игътибар итә. Полицейскийлар шәхесен ачыклау нияте белән аның янына туктыйлар. 42 яшьлек ир-атны тикшергән вакытта аның куртка кесәсеннән 3,355 грамм мәк саламы экстракты табып алына.
Тоткарланучы адәм Зәй шәһәрендә яшәүче, беркайда да эшләмәүче, элек хөкем ителгән кеше булып чыга. Аңа карата өйдән чыгып китәргә ярамау рәвешендәге кисәтү чарасы кулланылган. Тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+