Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә зур акция – һавага 333 шар очты

Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнендә Бесландагы коточкыч фаҗигане искә алып, беренче тапкыр һавага шарлар очыру акциясе узды.

Шушы көннәрдә Яшьләр үзәге каршында моннан 12 ел элек 1 сентябрьдә Бесланда булган террактта үлүчеләрнең якты истәлегенә багышлап һавага ап-ак 333 шар очырдылар.

Хәтерләсәгез, 2004 елда илдә моңарчы күрелмәгән зур фаҗига булды - террористлар Бесландагы 1 нче мәктәпне бәйрәм линейкасы вакытында штурмлап, 1128 кешене тоткыр итеп алды. Өч көнгә сузылган мәхшәрдә 333 гомер өзелде, аларның 186 сы балалар иде.

Әлеге фаҗигадән соң 3 сентябрьне терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне дип игълан иттеләр. Бу көнне балалар катышындагы бу фаҗигане генә түгел, ә башка терракт актларында һәлак булучыларны да искә алалар. Соңгы 15 елда Россиядәге террактларда гына да 1000 гә якын кеше гомере өзелде...

333 ак шарны һавага очырганда да һәркем күңеленнән матур киләчәкне теләп, бер гаепсезгә гомерләре өзелүчеләрне искә алды...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса