Әлмәттә “Знай, помни, соблюдай!” чарасы узды
15 август көнне "ЮХК" ГБУ территориаль идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Лилия Рафигуллина “Юность” яшүсмерләр клубында куркынычсыз юл хәрәкәтен пропагандалау буенча “Знай, помни, соблюдай!” дип исемләнгән чара уздырды.
Максаты – яшүсмерләр белән юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрне ныгыту, велосипедта куркынычсыз йөрү кагыйдәләре белән таныштыру һәм балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү.
Чара барышында балаларга “Сакла” порталыннан видеоязмалар тәкъдим ителде һәм тематик викторина үткәрелде. Ахырда яшүсмерләргә яктылык кайтаручы элементлар һәм велосипедчылар өчен белешмәлекләр таратылды.
Фото:https://www.instagram.com/almet_gai
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа