Әлмәттә ЖЭУ җитәкчесен җавапка тарттылар
Әлмәт шәһәр прокуратурасы җылыту сезонына әзерлек вакытында торак-коммуналь законнарның үтәлешен тикшерде.
Тикшерү «ЖЭУ «Успех» ҖЧҖдә дә үтте.
Тикшерү барышында ачыкланганча, Төзүчеләр проспекты, 39 нчы йорт подвалында торбаүткәргечләрнең герметик булмавы аркасында шакшы сулар тулган. РФ Торак кодексы нигезендә йорттагы гомуми милек торышы өчен идарә итүче оешма җаваплы. Шулай итеп, подвалның шакшы сулар белән тулуы кешеләрнең сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч янау сәбәпле, «ЖЭУ «Успех» директоры Ранис Ханнановка карата административ эш кузгатыла. Закон бозучыга 2 меө сум күләмендә штраф салалар. Хәзерге вакытта җитешсезлек бетерелгән. Бу хакта ТР прокуратурасы хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа