Әлмәттә юллар ничек ремонтлана?
Җәй - ремонт сезоны.
Тузган юл өслекләрен торгызу эше Зәй-Бохарай - Урсаево - Әлмәт, Рус Акташы - Азнакай һәм башка юлларда башкарылган. Бүген ремонт Кузай-Нурлат, Чаллы-Зәй-Әлмәт юлларында алып барыла. Авылларда ремонт планлаштырганның яртысыннан артыгы күләмендә башкарылган инде. Шәһәр эчендә квартал эчләрендә кайбер урамнарда төгәлләнгән. Хәзер эш Белоглазов, 56; Гафиятуллин, 20, Җәлил, 35; Совет, 197; Төзүчеләр проспекты,.47 А, 49 А, 55; Тельман, 67; Тукай проспекты, 54, 54 А; Тюленин, 21, 23, 25, 27, 27 А; Шевченко, 15 нче йорт участокларында бара. Быел 17 ишегалды юлы ремонтланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа