Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә юл сыйфатын тикшерәләр [+ФОТО]

Әлмәттә төзү эшләренең кызган чагы: кайдадыр асфальт җәю, төзекләндерү белән мәшгульләр, икенче урында торак йортларга капиталь ремонт бара, урамнарда велосипедчылар өчен махсус юл ясала.

Хәтта килгән кунаклар көнләшеп карый безгә. Төзү эшләре белән шөгыльләнүчеләргә таләпләр катгый, контроль көчле. Без, журналистлар да моңа шаһит булдык.

Быел ремонт Островский урамына да керде. Юлга инде беренче кат өслекне җәйгәннәр. Без килгәндә биредә ясалган өслекне бер урында тишеп маташалар иде. Анализга алулары икән. «Шәһәр болай да казылып беткән, эшне бүлеп, мондый анализлар алу нигә кирәк», дип уйлар газета укучыларыбыз. «Әле генә юлны ясап киткән иделәр, инде җимерелергә дә өлгерде» - бу сүзләр дә безнеке һәм аны бик еш ишетергә туры килә. Шуңа күрә район башлыгы башкарылган эш күләменең түгел, ә бәлки сыйфатның беренче урында булырга тиешлеген сүздән гамәлгә күчерергә теләп, автомобиль һәм велосипед юллары төзелешенә бәйсез контрольне җәлеп иткән.
- Без Әлмәтнең тугыз урамына һәм велосипед юлларына контрольлек итәбез. Кичә биредә (Островский урамы -И.А.) автомобиль юлы нигезенә беренче кат өслек җәйгән иделәр. Хәзер асфальт-бетон өслекнең сыйфатын һәм дөрес калынлыкта салынганмы-юклыгын, тыгызлыгын тикшерү өчен анализ алабыз, ул иртәгә әзер булачак, - дип аңлатты «Транспроект» җәмгыятенең лаборатория контроле төркеме җитәкчесе Юрий Михайлов.
Җәмгыять шулай ук геодизик контроль дә үткәрә. Юлның бер генә почмагында да проекттан тайпылыш булырга тиеш түгел. Төзелеш контроле хезмәте инженер-геодизисты Илдар Ахунов билгеләп үткәнчә, эшнең икенче этабына аның беренчесе тикшерелгәннән соң гына, төзелеш нормалары һәм технологияләр сакланган, проект карарлары төгәл үтәлгән очракта рөхсәт бирелә.
Җәмгыять Әлмәткә үзенең күчмә лабораториясе белән килгән. Ул «ГУАД» МУП базасында урнашкан. Вагон-лабораториядә юлдан алынган өслек кисәген барлык параметрлар буенча тикшерәләр. Составы, физик характеристикасы ныклыгы, химик үзлеге - һәммәсе дә юл өслегенең сыйфатлы, нык, безгә озак хезмәт итсен өчен ачыклана. Инженер-лаборант Рәзинә Бочковская журналистлар күз алдында Островский урамы юлыннан алынган кисәктән үрнәк ясады. Биредә асфальт-бетонның нинди катнашмадан ясалуы аермачык күренә. Шулай ук грунт белән вак таш та сынау уза икән.
- Нормадан тайпылыш булганда без төзүчеләргә күрсәтмәләр бирәбез. Тупас җитешсезлекләр ачыкланса, кайчакларда аларны бетергәнчегә кадәр эшне туктатып торырга да кушабыз, - диде Юрий Михайлов.
Ленин, Шевченко, Мәрҗани, Островский, 8 Март, Чехов һәм башка урамнарда салынган асфальттан түгәрәк кисеп алучыларны күреп, гаҗәпләнмәгез, шулай итеп сыйфатка анализ алалар.
Район башлыгы Айрат Хәйруллин үзе дә автомобиль һәм велосипед юллары төзелешен игътибар үзәгендә тота. Күптән түгел генә эш барышын карап йөргәндә, ул агым сулар өчен канализацияләрнең юл япмасыннан миллиметрга да өстә булырга тиеш түгеллегенә күрсәтте. Кыскасы, транспорт һәм велосипед хәрәкәтенә бер нәрсә дә комачауларга тиеш түгел. Озак хезмәт итәргә исәпләнгән тигез, сыйфатлы юллар - алар безнең иминлек өчен дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса