Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә «ЮИД-дозор» бәйгесе уза [+ФОТОЛАР]

Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә бүген «ЮИД-дозор» бәйгесендә шәһәрнең мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар көч сынашты. Юлда йөрү кагыйдәләренә багышланган мондый чара инде берничә ел уздырылып килә.

Быел анда катнашырга 19 команда теләк белдергән. Хәтта район мәктәпләре дә килгән иде. Биремнәр 8 станциягә бүленеп төзелгән. Укучыларның һәммәсе дә аларны уңышлы гына үтә алды.
Экология елы уңаеннан быелгы чара да шуны күздә тотып оештырылды. Командалар чүп һәм калдык материаллардан берәр техника ясап алып килергә тиеш булды. Әлеге этапны да һәр команда уңышлы үтәде.
Әйтергә кирәк, әлеге чара җәйге каникуллар вакытында бик актуаль. Ул юлда йөргәндә игътибарлырак булырга кирәклеген янә искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса