Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә югалган яшь егетнең мәете табылган

«Печки-лавочки» кафесыннан ерак түгел генә урында 29 мартта югалган Станислав Ионовның үле гәүдәсе табылган.

Станиславны бер атна дәвамында Әлмәт полициясе хезмәткәрләре һәм «Лиза Алерт» отряды эзләде. Шәһәр буйлап листовкалар ябыштырылды, барлык шифаханәләр тикшерелде, дип хәбәр итә "Знамя труда".

5 апрель кичендә Әлмәтнең җинаятьләрне эзләү бүлегенә «Печки-лавочки» кафесы хезмәткәре шалтырата һәм кафе артындагы кырда мәет табылуы турында хәбәр итә. Әлеге урынга барган полиция хезмәткәрләре бу кешенең югалган егет булуын ачыклыйлар. Егет өшеп үлгән булып чыга. Бу турыда журналистларга Әлмәтнең җинаятьләрне эзләү бүлекчәсе начальнигы Роберт Хәйретдинов сөйләде.

Журналистларның: "Егетне кафе тирәсеннән эзләү эше башкарылдымы?"- дигән сорауларына Роберт Хәйретдинов түбәндәгечә җавап бирде:

- Әйе, тик ул вакытта әлеге урынга якын килү мөмкин түгел, анда сазлык иде. Биредән су киткәч кенә, мәет табылган. Әлеге яшь кеше кафедан исерек килеш чыккан һәм аннан ерак китә алмыйча йокыга киткән булырга тиеш, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250