Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә йортларга юбилей символикалары ясалачак

Быел шәһәрдә һәм районда федераль программа буенча 30 йортка капиталь ремонт ясала.

Шулай ук авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү өчен дә төзелеш бара. Әлеге йортларның фасадлары шәһәр төзелеше советы утырышында тикшерелде.

Матур "күлмәк кигән", төрле темага багышлап нәкышләр төшерелгән йортлар саны арта бара. Быел аларның кайберләрендә калабызның 60 һәм Татарстан нефтенең 70 еллыклары уңаеннан ясалган символикалар урын алачак. Мәсәлән, Ленин урамындагы 2 а йортының бер башына берсен, икенчесенә икенчесен кую планлаштырылган. Тик менә символиканың ниндиен куярга - юбилейлар узгач ала торганынмы яки рәсем рәвешендә төшерергәме? Бу сорау бик бәхәсле булып чыкты. Ахыр чиктә шәһәр төзелеше советы әгъзалары юбилейлар истәлек булсын, символикаларны алынмый торган итеп ясарга дигән фикергә килделәр.

Йортларның төсләренә килгәндә, аларның классик стильдә ясалган берничә төре күрсәтелде. Залда утыручылар арасында күңеллерәк, яктырак төсләргә өстенлек бирергә кирәк диючеләр дә булды.

Ленин урамында Гадел хөкем йорты янында юбилейлар хөрмәтенә төзелүче паркта мәгарә формасындагы фонтан ясалырга, ягъни өелгән ташлар арасыннан челтерәп су агып торырга мөмкин. Баш архитектор Алмас Идрисов шундый тәкъдим белән чыкты. Дөрес, тәкъдим әлегә тавышка куелмады, ләкин кирәкми дигән фикерләр дә яңгырамады. Әллә ни зур чыгымнар сорамый торган фонтан чынлап та паркның күрке булыр.

Түбән Мактамадагы элеккеге кирпеч заводы территориясендә машина юу урыны төзү турындагы сорау алдагы утырышта да каралган иде. Ул чакта кабаттан эшләргә әйтелде. Дизайнер һәм архитекторларның кулы тигән проект бик яхшы килеп чыккан. Бу юлы ул хуплау тапты. Район башлыгы Мәҗит Салихов сүз уңаенда утырышта карала торган барлык объектларның да төзелеш срокларын анык билгеләргә кирәклеген әйтте. Урынлы таләп, чөнки шәһәр төзелеше советында тикшерелеп һәм рөхсәт алып та, һаман да планнарын тормышка ашырмаучылар күзәтелә.

"Радиоприбор" заводы биләмәләрендә "Рено" дилерлык үзәге төзергә җыенучыларга проектлары өстендә кабаттан эшләргә туры киләчәк. Алар җитәрлек дәрәҗәдә машина кую урыны ясауны игътибарга алмаганнар. Бирегә килеп туктаган транспорт Бигәш урамындагы юлдан йөрүче машиналарга комачаулык итәчәк, юлларда "бөке" тудырачак дип аңлаттылар заказчыга шәһәр төзелеше советы әгъзалары.

"Татарстан" кинотеатрын реконструкцияләп, җирне арттырып, анда сәүдә үзәге төзергә планлаштыручыларга да хыялларын туктатып торырга туры киләчәк.

Бөгелмә рәссамы Андрей Маер шәһәрне төзекләндергәндә остаханәләрендә ясаган мультфильм геройлары сыннарын урнаштырырга тәкъдим итте. Персонажлар рус әкиятләренеке иде. Моңа залда утыручылар да игътибар юнәлтте. Алар тәкъдим кабул ителгән очракта татар әкиятләренә өстенлек бирергә кирәклеген искәрттеләр.

Ирина Апачаева


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса