ӘЛМӘТТӘ ҖЫЛЫНУ ПУНКТЫ АЧЫЛДЫ
Салкын көннәр вакытында юлчыларның туңу, хәтта өшү очраклары булгалый.
Республикада салкыннар тору сәбәпле ике җылыту пункты ачылды. Аның берсе Әлмәт районында урнашкан. Ул Р-239 трассасының 250 нче километрында эшли. Палатка 30 кешене сыйдыршлы. Шулай ук 3 тәүлеккә җитәрлек азык-төлекле кухня, медицина кирәк-яраклары белән тәэмин ителгән. Икенче күчмә пункт Алабуга районында урнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа