Әлмәттә «җылылык» җитәкчесе алышынды
Әлмәт җылылык челтәре предприятиесенең яңа җитәкчесе итеп Мөслим Гыйсмәтуллин билгеләнде.
Аңа кадәр бу урында Василий Юрченко эшләгән иде.
47 яшьлек Мөслим Гыйсмәтуллин Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган. 2006 елдан 2015 елга кадәр «Газпром теплоэнерго Казан» ҖЧҖне җитәкләгән. Аннары «Региональная инжиниринговая компания - освоение новых технологий» ҖЧҖ җитәкчесе булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа