Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә язгы ташуга әзерлек буенча шактый саллы эшләр башкарылды

Ай башында шәһәр службалары җитәкчеләре белән уздырыла торган айлык дүшәмбе киңәшмәсендә ике мәсьәлә тикшерелде.

Язгы кыр эшләренә әзерлек (бу хакта газетабызның 5 апрель санында таныша алачаксыз) һәм язгы ташу - һәр икесенә бүген аеруча зур игътибар бирелергә тиеш: беренчесе "язның бер көне елны туйдыра" шигаре белән билгеләнсә, икенчесен бәлки "язның бер көне ел буена сузылырга мөмкин" дип әйтергә булыр иде.

Әлмәт төбәгендә узган елгы су басу 537 ишегалдына зыян салып, аның шаукымы ел дәвамына җитте. Дүшәмбе киңәшмәсендә билгеләүләренчә, килгән зыянны каплатырга якынча 100 млн. сум акча киткән һәм бу әле чик түгел. Язның усал шаяруы Әлмәт өчен кыйммәткә төште. Быел әлеге хәлләрне булдырмый калу, язгы ташуны контрольдә тоту - Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлмәт районы буенча идарәсе хезмәткәрләре алдында торган олы бурычның берсе. Идарә начальнигы Валерий Грезнев үз чыгышында ассызыклаганча, без язны каршыларга күптән әзер, алдан күрелергә тиешле чараларның һәммәсенә дә ирешелгән. Димәк, бу атнада, ниһаять, барыбыз да көтеп алган "+" температураның "-" яклары булмастыр... Һәрхәлдә, шуңа ышанасы килә.

Урсалының Хәсәнов, Заречная, Бахорин урамнарында һәм шәһәрнең Тельман, Колхоз, Гатин урамнарында яшәүчеләр 19-20 мартта яуган яңгырлар чорында ук язның беренче "сәламен" алган икән. Әлеге көннәрдә барлыгы 14 мөрәҗәгать кабул ителгән. Бәхеткә, килеп туган хәлне служба вәкилләре тиз арада "иярләгән".

Дала Зәе елгасын язгы ташуга әзерләү буенча да башкарылган эшләр саллы: шәһәр предприятиеләре һәм МЧС көче белән елга юлы чистартылган, күпер, су агымы юллары, торба тирәләре киңәйтелгән, бозлар ватылган, шулай ук куркыныч тудыручы урыннарда суны читкә юнәлдерү ясалган. Бүген 9 пост булдырылган һәм көнгә ике тапкыр елга суы тирәнлеге тикшерелеп тора. Иске Әлмәт һәм Урсалы микрорайоннарын - язгы ташу "һөҗүм ясарга" мөмкин булган урыннарны саклап калу өчен район җитәкчелеге су тирәнлеген сәгать саен тикшереп торырга кирәклеккә басым ясады. Сакланганны саклар дигән гыйбарә бу очракта бик урынлы.

Үзебезгә - үзебез...

Апрель ае экологик икеайлыкка башлангыч сала. Кар астыннан чыккан чүп-чар - кыш дәвамында үзебез тарафыннан ташланган калдыкларны үзебез чистартыр мәл җитте. Кем әйтмешли, эшләргә эш булмас иде, ярый әле үзебез бар, җәмәгать. Тирә-якка ямь кертү өчен икеайлык кына җитсә бик яхшы, гадәттә, әлеге вакыт аралыгында без күзгә күренеп яткан җирләрне генә тәртипкә китерергә күнеккән. Кеше күзенә бик ташланмый торган урыннарга да быел игътибар юнәлтергә кирәк булыр, ни дисәк тә, кунаклар кабул итәсе бар бит. Юбилейлар елында алар байтак булачак. Шулай ук объектларның тышкы күренешләре, фасадлар ерактан ук шәһәрнең матурлыгын ассызыкларга тиеш - район башлыгының әмере әнә шундый. Планга кертелгән төзелеш объектларын, аеруча "Көнбатыш капка" микрорайонындагы балалар бакчасын билгеләнгән срокта сафка кертү - беренче төп бурыч.

Киңәшмә бүләкләүләр белән тәмамланды. Озак еллар мәшгульлек үзәген җитәкләгән Сирена Гәрәевага, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе начальнигы вазифасында хезмәт куйган Рамил Низамовка (23 марттан ул министр урынбасары булып эшли) Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары тапшырылды. Бу көнне "Ел хәйриячесе" исеменә лаек булганнар Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250