Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә язгы кыр эшләренә әзерлек бара

Язгы кыр эшләренә әзерлек"Чишмә" хуҗалыгында узган семинар-киңәшмәдә тикшерелде.

Аның эшендә район башлыгы Айрат Хәйруллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов та катнашты. Пленар өлешкә кадәр семинарда катнашучылар "Чишмә" хуҗалыгы эшчәнлеге белән таныштылар. Биредә агымдагы елда 650 гектар мәйданда бөртекле, 700 гектарда терлек азыгы культуралары чәчү планлаштырыла. Машина-трактор паркы чәчүгә тулысы белән әзер. Чәчүлек материал, минерал ашлама да әзер. Пленар өлештә район башлыгы узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясады. Быелгы чәчүне сыйфатлы һәм кыска срокларда башкарып чыгу кирәклегенә күрсәтте. Илдус Габдрахманов әлмәтлеләрне үсемлекчелекнең нәтиҗәлелеген күтәрергә чакырды, моның өчен булган резервлар хакында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса