Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яшьләр өчен күргәзмә ачылды

Бүген Әлмәткә "Минем шәһәрем. Минем сәләтем" дигән күчмә күргәзмә килде.

Хәер, аны зур бер аралашу мәйданы дип тә атап була. ЭКСПО роуд-шоу "2015-2020 елларда Татарстан Республикасы талантлары белән стратегик идарә итү" дәүләт программасы кысаларында тормышка ашырыла. Ул инде безгә кадәр берничә шәһәрдә булган. Әлеге акциянең төп максаты - халыкны аларның республикасында һәм шәһәрендә яшьләрне кызыксындырырдай эш урыннары барлыгына инандыру.

Әлеге күргәзмәне карарга район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин да килгән иде.

Шәһәр укучылары һәм студентлары райондагы уку йортлары, оешмалары алып килгән квест-күргәзмәләр белән таныша алды. Бу акция нибары бер генә көн эшли. Аннан соң ул башка шәһәргә юл тотачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса