Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә ярыммарафон узачак [+МАРШРУТ МАРАФОНА]

21 августка планлаштырылган спорт ярышлары вакытында шәһәребезнең кайбер урамнары ябылып торачак.

Ярыммарафон оештыру нечкәлекләрен бүген башкарма комитетында журналистлар белән дә уртаклаштылар. Анда Әлмәт физик культура, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Искәндәр Сәмигуллин, ярыммарафон оештыручыларының берсе - Татарстан республикасы җиңел атлетика федерациясе вице-президенты Вадим Янгиров катнашты.
- Әлеге ярыммарафонда 1 мең кеше катнашачак. Бүген инде 800 кеше регистрация узган да. Теләге булганнарны теркәү иртәгә чаклы дәвам итәчәк, - ди Вадим Янгуров.
Дистанцияне һәркем үзенә сайлый ала - 3,5 км, 10 км яки 21,1 км озынлыгындагы ярыммарафон дистанциясенә йөгерергә була. Һава торышын исәпкә алып, ярыммарафон өчен тиешле күләмдә су запаслары әзерләнгән, чара медицина хезмәткәрләре катнашында узачак.
Маршрут итеп, башлыча, шәһәрнең үзәк урамнары сайланган. Шуңа күрә бу көнне урамнар транспорт чаралары өчен ябык булачак. Шулай итеп 8:30 дан 13:30 чаклы Ленин урамының Төзүчеләр проспектыннан башлап Тукай проспектына кадәр булган өлеше, Шевченко урамының Төзүчеләр проспектыннан Заслонов урамына кадәр булган аралыгы, Төзүчеләр проспекты, Мәрҗәни, Заслонова, Җәлил, Гагарина, Белоглазов урамнары ябык булачак.
Бу вакытта 5 нче номерлы автобус маршруты СУ-2 - РТС - Совет урамы - Сөләйманова урамы - Герцен урамы - Р. Фәхретдин урамы - Совет урамы - Бигәш урамы - Әминов урамы - Ленин урамы - Рынок №2 һәм киресенчә хәрәкәт итәчәк.
1 нче номерлы автобус өчен маршрут түбәндәгечә булачак: АПОПАТ - Герцен ур. - Р.Фахретдин ур. - Шевченко ур - Төхватуллин ур. - Шоссейная ур. - ДСРК - Шоссейная ур - РТС - Совет ур. - Р.Фәхретдин ур. - Герцен ур. - АПОПАТ.
Оештыручылар вакытлыча уңайсызлыклар өчен әлмәтлеләрдән гафу үтенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса