Әлмәттә Ярослав Киселевка ярдәм йөзеннән хәйрия акциясе булачак
18 июльдә «Знамя труда» газетасы әлмәтлеләрне шәһәр паркына газетаның 61 еллыгына багышланган концертка чакыра.
Аның кысаларында 2 нче мәктәп укучысы, күз яман шеше белән авыручы Ярослав Киселевка ярдәм буенча хәйрия ярминкәсе оештырылачак. Анда сату өчен үз кулларыгыз белән ясалган эшләнмәләр алып килергә була.
Беренче сувенирлар редакциядә инде! Сез аларны шәһәр паркында сатып ала алачаксыз.
Хәйрия концерты 17.00 сәгатьтә башлана.
Кул эшләнмәләрен тапшыру өчен 32-60-89 телефоны аша Александра Матвеевага шалтыратырга була.
Әйдәгез, кулыбыздан килгән ярдәмне кызганмыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia