Реклама
Быел шәһәрдә һәм районда 103 янгын чыккан, шуның 57 се шәһәргә, 46 сы районга туры килә.
Янгыннарда 3 кешенең гомере өзелгән, 18 кеше зыян күргән. Янгыннарның 50 очрагы электр җиһазларын монтажлау һәм техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозудан, кыска ялганыш булудан килеп чыккан. Мичне, газ плитәләрен артык җылытудан 18 янгын килеп чыккан. Ә менә 19 очрак ут белән саксыз эш итү аркасында зыян салган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы