Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә янгын вакытында кешеләр эвакуацияләнде

Кичә кичке сәгать ун якынлашканда калабызның Чапаев урамындагы биш катлы йортның дүртенче катында урнашкан фатирда янгын чыкты.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә тәрәзәдән көчле төтен агыла иде. Газ-төтеннән яклау хезмәте звеносы баскыч мәйданчыгында янгынны сүндереп, тиз арада бишенче катта яшәүчеләрне эвакуацияләде. Икенче подъезддагы өске катларда яшәүчеләрне дә махсус баскыч маршлары буенча эвакуацияләргә туры килә. Янгын сүндерүчеләр барлыгы тугыз кешене коткара. Янгын җиһазларга ут кабуы нәтиҗәсендә чыккан. Бу вакытта хуҗа өйдә булмый. Янгын тәмәке тартканда саксыз эш итү сәбәпле башланган дип фаразлана. Сакланып калынган милек бәясе 12 миллион сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса