Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә ялган таныклык өчен хөкем иттеләр

Әлмәт шәһәр прокуратурасы 29 яшьлек гражданинны белә торып ялган документ куллануда гаепле дип тапты.

Судта ачыкланганча, Я. 2015 елның мартында Нижневартовскида тимер юл вокзалы янында билгесез бер кешедән ялган шоферлык таныклыгы сатып ала. Май аенда аны ВАЗ-21120 машинасы руле артында барганда Әлмәт районында туктаталар. ДПС инспекторы таныклыкның ялган булуын ачыклый һәм аны ала.

Гражданин Я. үз гаебен тулысы белән таныган, судта тикшермичә генә хөкем карары чыгаруны сораган. Шуны искә алып, суд аңа дәүләт файдасына 30 мең сум штраф салган. Хөкем карары үз көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса