Әлмәттә яңа секретарь сайладылар [+ФОТОЛАР]
«Бердәм Россия» сәяси партиясенең Әлмәт бүлегенең отчет-сайлау конференциясе булып узды. Анда җирле бүлеккә яңа секретарь да сайланды.
XXVI конференциягә төрле дәрәҗәдәге депутатлар, авыл җирлекләре башлыклары, иҗтимагый партияләр дә чакырылган иде. Узган елның ноябреннән быелның ноябренә кадәрге чорда башкарылган эшкә исәп-хисапны «Бердәм Россия»нең җирле бүлеге секретаре Айрат Хәйруллин ясады. Отчет чорында партия зур сынаулар кичерде. Бер-бер артлы сайлау кампанияләре үтүе имтиханга тиң.
- «Бердәм Россия» көчле теләктәшлек тойды. Сайлауларда безнең партияне яклап бирелгән тавышларның күплеге позицияне тагын да ныгытырга мөмкинлек бирде, - дип билгеләп үтте Айрат Хәйруллин.
Иҗтимагый мобиль кабул итүләр, предприятиеләрдә очрашулар да эзсез узмаган. Ышанычның зурлыгын саннар да раслый. Узган ел иҗтимагый кабул итүгә 512 мөрәҗәгать кергән. Быел исә ул 539 га җиткән. Бер генә сорау-үтенеч тә игътибарсыз калмаган. Айрат Хәйруллин активлык күрсәткән һәркемгә рәхмәтен җиткерде.
Башка сәяси партияләрдән аермалы буларак, бердәмроссиялеләр башлангыч оешмалар белән ныклап эшли. Җирле бүлектә 6753 әгъза исәпләнә. Соңгы ике елда сафларны 214 кеше тулыландырган. Төбәктә партиянең 93 башлангыч оешмасы эшли. Кадрлар яңарышы да бара. Быел да алар 14 процентка яңарган.
Чыгышта партиянең төрле проектлар өстендә дә нәтиҗәле эшләве ассызыкланды. Алда зур бурычлар тора. 2018 елда янәдән сайлаулар көтә. Шулай ук 2030 елга кадәр исәпләнгән стратегияне тормышка ашыру өстендә эшләргә кирәк. Политсовет үз алдына партия активын предприятиеләрне модернизацияләү, җитештерелә торган продукциянең көндәшлеккә сәләтен арттыру, инновацион технологияләр кертү нигезендә шәһәр һәм район халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү чараларын тормышка ашыруга җәлеп итүне дә максат итеп куйган. Яшьләр берләшмәләренә ярдәм кулы сузу, кластерлар ярдәмендә икътисад секторына кадрлар әзерләүгә дә игътибар булачак.
- Бурычлар аз түгел, әмма безнең потенциал аларның уңышлы үтәләчәген вәгъдә итә, - диде Айрат Хәйруллин.
Фикер алышканда ТОСларда, башлангыч партия оешмаларында алып барылган эшчәнлек тә бәян ителде.
«Бердәм Россия»нең Әлмәт бүлегенә яңа секретарь яшерен тавыш бирү юлы белән сайланды. Кандидатлыкка Андрей Губанов һәм Айрат Хәйруллин тәкъдим ителгән. Конференция делегатлары күпчелек тавышны район башлыгы Айрат Хәйруллинга бирде. Шулай итеп яңа секретарь урынына искесе сайланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа