Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яңа җитәкчеләр билгеләнде

Яңа билгеләүләр

Әлмәт муницпаль районы Советы аппараты җитәкчесе итеп Роза Егоровна ӘФЛӘТУНОВА билгеләнде.

Роза Егоровна 1973 елда Әлмәттә туган. 2000 елда «педагогика», 2011 елда «психология» белгечлекләре буенча Көнчыгыш икътисад, гуманитар фәннәр, идарә һәм хокук институтын тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген 1990 елда башлап, шушы дәвер эчендә шәһәрнең 17 нче мәктәбендә, мәгариф идарәсендә, «Опека» идарәсендә эшләгән. 2017 елда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасын башкарды.

Өченче класслы муниципаль киңәшче.

Балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә - район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы итеп Светлана Владимировна ЛАПТЕВА билгеләнде.

Светлана Владимировна 1976 елда Әлмәттә туган. 2000 елда «бухгалтерлык учеты, анализ һәм аудит» белгечлеге буенча Кама политехник институтын тәмамлаган. 1995 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр «Строймеханизация», Миранда» җәмгыятьләрендә, шәхси эшмәкәр булып, район башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә идарәсендә эшләгән.

Икенче класслы муниципаль киңәшче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса