Әлмәттә яңа җитәкче билгеләнде
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе начальнигы итеп Әлфия Рәшид кызы МАНЕНКОВА билгеләнде.
Әлфия Рәшидовна 1976 елда Әлмәт шәһәрендә туган. 2000 елда "архитектура, архитектор" белгечлеге буенча Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясен тәмамлаган. 2000-2003 елларда Әлмәттә "АрхПроектБюро" ҖЧҖ архитекторы, аннары бер ел архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә 1 нче категорияле белгеч, 2005 елга кадәр "СМП-Нефтегаз"да әйдәүче архитектор, 2006 елга кадәр "Татсельхозхимпроект"та әйдәүче архитектор булган. 2006-2016 елларда Әлмәттә "Кипарис" ҖЧҖнең архитектура студиясе җитәкчесе булып эшләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа