Әлмәттә яңа автобус маршруты ачылды
Бәйрәм көннәрендә Әлмәттә троллейбус-автобуслар даими йөреп торды, тик менә 8 нче маршрут кына 1 гыйнвардан йөрүен туктатты.
21 декабрьдә шәһәр һәм пассажирлар маршрутларына хезмәт күрсәтүгә муниципаль бәйге уздырылган иде. Пассажирлар ташуга тарифларның түбән булуы, нәтиҗәдә зыянга эшләү сәбәпле, 3 һәм 8 нче маршрутларга алынырга теләк белдерүчеләр булмаган. Шулай итеп "АПОПАТ" ААҖ Урсала аша узучы 8 нче маршрутка хезмәт күрсәтүен туктаткан. 2 гыйнвардан әлеге маршрут буенча 7 дән 17 сәгатькә кадәр бер сәгать интервал белән троллейбус идарәсенең "Газель" автомашинасы йөри башлады. Хәзер Урсала-РТС буенча яңа маршрут ачылды. "Биредә ике автобус йөриячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа