Реклама
Бүген Әлмәттә "Киләчәк Татарстан көллияте" үзәгендә WorldSkills Junior "Яшь осталар" һөнәри осталык чемпионатының мехатроника буенча төбәк этабы уздырыла.
Чемпионатта Әлмәтнең 10 һәм 20 нче мәктәпләре һәм Яшел Үзәннең 1 нче лицее командалары катнаша. Бәйгедә катнашучылар механика һәм электротехник компонентларны җыю, датчиклар эшен көйләү һәм башкалар буенча бирем үтиләр.
Командаларны "Киләчәк Татарстан көллияте" үзәге урнашкан "Алнас" ААҖ башкарма директоры Сергей Шунин сәламләде. Ул көллияттә яшьләргә иҗатларын үстерү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылуын билгеләп үтте. Чынлап та, кабинетлар, лабораторияләр заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. Яшьләр өчен каралган дәресләрнең 40 проценты гына теорияне алып тора, калган 60 проценты практик күнекмәләргә каралган. 2015 елдан башлап көллият Әлмәт яшьләрен WorldSkills стандартлары буенча чемпионатка әзерләүдә мәйданчык булып тора. Агымдагы елда Мәгариф һәм фән министрлыгы килешүе буенча биредә калабыз һәм районның уку йортлары укучылары һәм студентлары өчен мехатроника, электромонтаж, эретеп ябыштыру, прототипирование, САD инженерлык графикасы, санлы программа белән идарә ителә торган (ЧПУ) станокларда эшләүче токарь һәм фрезер юнәлешләре буенча факультатив дәресләр ачу күздә тотыла. Шунысы кызганыч, бәйгедә калабызның нибары ике мәктәбе укучылары гына катнаша. Бу уку йортларында җитәрлек эш алып барылмау нәтиҗәсеме, әллә аңлату җитмиме? Кайсы гына үсмернең шушындый заманча технологияләр ярдәмендә программалар төзисе һәм аны сыныйсы, шуның белән бергә һөнәр дә үзләштерәсе килми икән?! Гаҗәп.
Бәйгегә килгәндә, ул ике өлештән торды. Бу минутларда командалар сыншуларын дәвам итәләр. Җиңүче республика күләмендәге бәйгегә, Казанга барачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+