Әлмәттә WI-FI урнаштырылган автобуслар йөри башлады
Бушлай Wi-Fi җәйнең соңгы аенда әлеге җәмәгать транспортына да «килеп җитте».
Мәгълүм булганча, безнең шәһәр урамнарында мондый хезмәт тудырылган троллейбуслар узган елның декабреннән үк хәрәкәт итә. Хәзер кызыл төстәге 5 өр-яңа «НефАЗ» автобусы пассажирлар мәнфәгатен кайгырта. Әлеге хезмәт әлмәтлеләр күңеленә хуш килеп, сорау тудырган очракта, андый автобуслар санын ел ахырына кадәр арттыру күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа