Әлмәттә ветераннарны хөрмәтләү дәвам итә
Ветераннарны юбилейлары белән тәбрик итү - Әлмәттә күркәм традицияләрнең берсе.
Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәт Мөхәммәтшин да 95 яше тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Юбилярны котларга район башлыгы Айрат Хәйруллин, ФСБ идарәсе начальнигы Владимир Зимин һәм башкалар килде. Район башлыгы 34 ел гомерен куркынысызлык органнарына багышлаган элеккеге полковникка Россия Президенты Владимир Путинның котлавын да җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа