Әлмәттә велосипед юлларын яңача салачаклар
"ӘТ" җурналисты моның шаһиты булган.
Шәһәребезнең Герцен урамында дәвам иткән велосипед юлларын башка урамнардагы кебек автомобиль юлларын "кысу" бәрабәренә түгел, ә җәяүлеләр һәм машиналар йөри торган "кече" юлны бераз тарайту ысулы белән ясап маташалар иде. Зәңгәр төскә буяган "ярымшарлар" ике тәгәрмәчле экологик транспорт чарасын үз итүчеләр һәм автомобильләр уза торган мәйданчык карасында чик булып торачак.
Моңа кадәр бу урында тирә-як күпфатирлы йортларда яшәүчеләр үз машиналарын калдырып китә яисә кибетләргә килүчеләр автомобильләренә стоянка итеп куллана иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia