Әлмәттә велосипед урлаучылар тоткарланган
Егетләр сәүдә үзәгеннән берничә велосипед урлаган.
Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт бүлегенең балигъ булмаганнар бүлеге инспекторы Регина Каримова балалары белән шәһәр пляжында ял иткәндә велопарковка янында йөрүче малайларга тап була. Икенче көнне полиция хезмәткәрләре әлеге малайларны тоткарлый. Баксаң, алар велосипед урлау буенча исәптә торганнар. Тагын ике велосипед урлауларын таныганнар. 10 яшькә кадәр өч бертуганнар буенча тикшерү башланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа