Әлмәттә урып-җыю тәмамланды: 100 мең тонна бар! [+ФОТО]
26 августта районда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыю тәмамланды.
Иген басуларыннан 100 мең тонна уңыш җыеп алынды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Наил Усманов билгеләп үткәнчә, урып-җыюның болай август азагында тәмамлануы район тарихында беренче тапкыр. Зур уңыш уҗым бодаеннан алынган.
- Мондый күп уңыш 2011 елда гына булган иде. Ул чакта 140 мең тонна ашлык булды. Аннан соң елларның корылыклы килүе сәбәпле, күрсәткечләр нык түбән булды. Быел Токарликов исемендәге хуҗалыкта уңыш хәтта гектарыннан 53 центнер чыкты. Сабан культураларыннан да яхшы уңыш алучылар бар. Мисал өчен, "Васильевка" һәм Заһидуллин хуҗалыклары. Алар сабан культураларының һәр гектарыннан 27-30 центнер бөртек алдылар, - диде Наил Усманов.
Орлыкка чәчелгән кукуруз да мул булып уңган. 25 августта аны да җыярга керешкәннәр. "Беренче Май" исемендәге хуҗалыкта кукуруз гектарыннан 38 центнер чыга.
- Моңа кадәр кукуруз районда силос өчен генә игелде. Быел орлыкка чәчү беренче тапкыр. Һәм ул үзен аклады. 930 гектарга чәчкән идек. Киләсе елда аны 2-3 мең гектарга җиткерергә исәплибез. Терлек өчен яхшы азык, протеин, аксым чыганагы ул. Терлекләрнең сөт бирүчәнлеге дә артыр дип уйлыйбыз, - диде җитәкче.
Басу-кырларда эш тынмый. Игенчеләр киләсе ел уңышы өчен уҗым культуралары чәчү, җир эшкәртү белән мәшгульләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia