Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә уникаль шугалак ачылды [+ФОТОЛАР]

Кичә Россиядә аналоглары бик аз булган У-формалы зур бозлы тауны тәкъдим иттеләр.

Әлмәт халкы өчен мондый конструкцияле тау чын-чынлап яңалык булды.
Тау, хактан да, теләсә-кемне тәэсирләндерерлек - биеклеге 7 метр, ә озынлыгы 70 метрдан артып китә! Гади шугалаклардан аермалы буларак, биредә бары тик бер генә кеше шуа ала (куркынычсызлык кагыйдәләре буенча шулай тиеш) һәм махсус утыргычлар - тюбингларда гына. Шунысы да хикмәтле, ике яруслы бу тауда кечкенә балалар да, экстремаль шууны үз иткән зурлар да шуа ала. Илдә моңа охшаш шугалаклар бик аз, шуңа да махсус өйрәтелгән контролерлар күзәтүе астында гына шуып булачак.
Тауның төзелешен «Айс-мастер» иҗат төркеме башкарган. Кыш әйләнәсе аның ныклыгы һәм куркынычсызлыгы өчен дә алар җавап бирәчәк.
Могҗизалы тауның ачылу тантанасында боздан ясалган символик ачкычны Кыш бабайның үзенә тапшырдылар. Билгеле, шугалакны беренчеләрдән булып та ул сынап карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса