Әлмәттә төзелеш туктамый
Ел башыннан 466,2 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.
Татарстан буенча әлеге сан узган елның шул чорына карата 110 процент тәшкил итә. Бу хакта Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында узган брифингта хәбәр иттеләр. Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен дә йортлар төзү дәвам итә. Исемлектәге 120 ветеран 18 торак йорттан фатирлар белән тәэмин ителәчәк. Республика программасы буенча төзелүче авыл клублары да үз вакытында сафка басарга тиеш. Барлык 45 объектта да эш башланган иде. Әлмәттә дә быел яңа клублар төзелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа