Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә төзүчеләрне сыныйлар [+ФОТОЛАР]

Төзүчеләр бәйрәме алдыннан ел саен әлеге һөнәр ияләре арасында бәйгеләр оештырыла. Төзүчеләрнең абруен күтәрү, осталыкларын камилләштерү, шул ук вакытта тәҗрибә дә уртаклашу максатыннан үткәрелгән бәйгегә быел чәршәмбе, 3 августта старт бирелде.

Бу көнне штукатурчылар көч сынашты. Алар быел осталыкларын «Яшьлек» микрорайонында төзелүче күпкатлы, 400 фатирлы торак йортта күрсәтте. Бәйгедә икешәр кешедәр торган дүрт команда катнашты. Болар - «АИСК» ҖЧҖ дән ике командага бүленгән Илдар Әюпов, Мансур Семинеев һәм Расих Мөхәммәтҗанов, Фәрит Гыйрфанов, «Арыслан»нан Абутафун Абохунов һәм Шоиржон Омонов, «Коралл» җәмгыятеннән Бәхтияр Мәхмүдов һәм Рәхмәтҗан Җаббаров иде. Стена сылаучылар бәйгегә хезмәтне саклау, электр куркынычсызлыгы һәм янгын-техник минимум буенча таныклыклары тикшерелеп кенә уздырылды.
Бәйге комиссиясе рәисе - «УКС» МУПның торак бүлеге начальнигы Лариса Максимова конкурсантларны ярыш шартлары белән таныштырды. Көч сынашу ике өлештән торды. Быел алдан практик эшне башкарырга булдылар.
Кемнең кайда эшләве жирәбә юлы белән сайланганнан соң һәркем үзенә чыккан эш мәйданына ашыкты. Измәне үзләре ясап интекмәделәр. Ул барысына да бертигез күләмдә бүлеп бирелде. Бәйгедә катнашучыларга биремне үтәү өчен 45 минут вакыт каралды. Безгә читтән карап торганда стена сылауның әллә ни авырлыгы юк кебек тоелса да, бу алай түгел икән: һәр нәрсәнең үз җае булган кебек монда да нечкәлекләр күп. «Арыслан» фирмасы җитәкчесе урынбасары Зиннур Мөхәммәдиев тә конкурсантларның эшен кызыксынып күзәтеп торды.
- Стенага өелгән кирпечләр коры, шуңа күрә аңа измә сылар алдыннан су сибәргә кирәк. Болай эшләгәндә, әлбәттә, измә сыланган стена озаграк кибә, әмма яргаланмый. Бәя биргәндә тизлек кенә түгел, сыйфат та игътибарга алына. Менә бу командалар дөрес эшли, - диде ул фикерен белдереп.
Безгә, журналистларга «Коралл» егетләре эше күбрәк ошады. Алар биремне беренчеләрдән булып үтәде. Стенаны тигезләп, майлап диярлек куйгач, тиз генә эш коралларын һәм хезмәт урынын да тәртипкә китереп куйды. Көндәшләр дә алардан калырга тырышмады, әлбәттә.
Измә сыланган стена кипкән арада бәйгедә катнашучылар билет рәвешендә өләшенгән тестларга җавап бирергә утырды. Теория өлешендә нигездә эш технологиясе хакындагы сораулар иде.
Җиңүчеләр балл нәтиҗәләре буенча билгеләнде. Комиссия белән безнең фикер тәңгәл булып чыкты - беренче урын «Коралл» ҖЧҖ командасына бирелде. «Арыслан»лылар һәм «АИСК»ның Илдар Әюпов һәм Мансур Семинеев тәшкил иткән командасы икенче урынны бүлештеләр. Өченче урында - «АИСК»ның икенче командасы.
- Мондый бәйгеләр безгә кирәк. Без башкаларның эшен күрәбез, тәҗрибә уртаклашабыз. Аннан соң ул безне тагын да яхшырак эшләргә этәрә. Мин штукатур булып 8 ел эшлим инде. Бәйгедә беренче тапкыр катнаштым. Ярыш рухы ошады, - диде Илдар Әюпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса