Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә төзүчеләр дә БДИ тапшыра [+ФОТОЛАР]

Бүген ташчылар арасында һөнәри осталыкта бәйге булып узды. Ике команда, дүрт кеше -«Арслан»нан Тохиржон Кориев һәм Миржолол Хәлилов, «Капремстрой»дан Җамал Садулаев белән Абдутахор Носиров көч сынашты. Узган ел 4 команда килгән булган.

- Бәйгедә катнашучыларның күп булуын телибез без дә. Монда һәркемгә көрәш мәйданы җитәрлек. Кызганыч, төзелеш оешмаларының барысы да осталарын җибәрмәгән, - диде капиталь төзелеш идарәсе баш инженеры Илшат Насыйбуллин.

Ташчылар алдына бер сәгать эчендә кирпеч өю бурычы куелды. Сыйфатлы итеп, шартына китереп никадәр күбрәк тезәсең, шуның кадәр яхшы. Гомумән, барлык номинацияләр буенча да бәйгедә катнашучылар хезмәтне саклау, куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга, эш урыннарын чиста калдырырга тиешләр.

Ә менә теорияне БДИга тиңләделәр. Сорауларны политехникум әзерләп җибәрә икән. Билетлар конвертка салынып, ябыштырылган. Ул бәйгедә катнашучылар алдында гына ачыла.


- Анда нинди сораулар булуын беребез дә белми. Ел саен эчтәлеге яңа нормативлар керү искә алынып, үзгәрә бара. Бу төзүчеләр өчен чын мәгънәсендәге БДИ, - диде Рамил Мөгыйнов.
Җиңүчеләр Төзүчеләр көне уңаеннан уздырылачак тантанада бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса