Әлмәттә Туган тел көненә багышлап кичә узды
Бүген - Туган тел көне.
Кичә әлеге уңайдан 2 нче китапханәдә "Иң татлы тел - туган тел" темасына шигъри кичә уздырылды. Кичәдә студентлар, иҗат әһелләре катнашты. Чарада дөньядагы телләр хакында да сүз барды, шагыйрә Зинаида Захарованың "Күңелемә җылы эзлим" китабын тәкъдирләү булды, Таҗи Гыйззәтнең "Чаткылар" спектакленнән өзек күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia