Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә транспорт хәрәкәт тукталмады

Яңа ел алдыннан булган салкыннарны кар-бураннар алыштырды. Урамнарны, юлларны кар күмде.

Юл хуҗалыгы службалары җитәкчеләре табигатьнең әлеге "көйсезлеген" әзерлектә каршылавын билгеләп үтте. Иң мөһиме, транспорт хәрәкәте туктатылмады. АГУАД 27 декабрь көнне генә дә шәһәрдән 2 мең 100 кубометр кар түкте. Ә инде кар ява башлаганнан исәпләгәндә 28 декабрьгә кадәр булган аралыкта предприятие тарафыннан 11 мең 570 кубометр кар ташылган. Кайбер предприятиеләрнең бу эшне үзләре башкаруларын исәпкә алганда, түгелгән кар күләме тагын да артыграк. Бу көннәрдә урамнарны чистартуга АГУАДның 25, "Татнефтедорның" 26 берәмлек техникасы җәлеп ителгән. Буранлы көннәр мәктәп автобуслары хәрәкәтенә дә комачаулый алмаган, шәһәр яны һәм шәһәрара маршрутлары шулай ук йөрүен дәвам итте.

"Буран" операциясе барышында предприятиеләр алдына транспорт чаралары бүлеп бирү бурычы куелган иде. ЮХИДИ бүлеге начальнигы Валерий Гыйздәтуллин юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышы вакытында предприятиеләрнең техник яктан төзек һәм тәҗрибәле шофер белән тәэмин ителгән транспорт чарасын җибәрүләрен сорады. Чөнки ватык транспорт җибтрү очраклары да күзәтелгән.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250