Әлмәттә тоталь диктант язу урыны билгеле
"Тоталь диктант - 2016" акциясен уздыру урыннары билгеле. Мәгълүм булганча, анда катнашып, грамотаңны тикшереп карау мөмкинлеге 16 апрельдә тудырыла.
Быел теләүчеләр республиканың сигез шәһәрендә тоталь диктант яза ала. Болар - Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Бөгелмә, Лениногорск һәм Иннополис. Әлмәтлеләр грамоталыкларын КНИТУ-КАИ филиалында сыный ала. Узган ел тоталь диктант Россиянең һәм дөньяның 549 шәһәрендә узган. Аларда 108 меңнән артык кеше катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia