Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр

Бүгенге көндә районда 23 идарәче компания һәм 12 ТКХ эшли.

Коммуналь проблемаларны беренче чиратта нәкъ менә шулар хәл итә. Район торак фондын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруда да алар актив катнаша. Ишегалларын, урам-юллар челтәрен төзекләндерүгә зур игътибар бирелә.

- Бүген Татарстандагы иң төзек шәһәрдә яшәвебезгә сезнең һәммәгезнең хезмәте кергән. Сезнең 1өнәри осталыгыгыз нәтиҗәсендә без куелган бурычларны алга таба да уңышлы хәл итәрбез, - диде район башылыг вазифаларын башкаручы Наҗия Хәйдәрова ТКХ хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп һәм тармакның алдынгы хезмәткәрләренә грамоталар, рәхмәт хатлары тапшырды.
Бу көнне тармак ветераннары адресына - Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә аерым котлау һәм рәхмәт сүзләре яңгырады. Наҗия Хәйдәрова һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков ветераннарга чәчәкләр, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә юбилей медальләре тапшырдылар.
Аннары ТКХ предприятиеләренең шәһәр конкурсы йомгаклары игълан ителде. Тантаналы җыелышта шулай ук иң яхшы ишегалды җыештыручылар, иң матур чәчәкле ишегаллары, иң матур, чиста подъездлар, иң чәчәкле балконнар да билгеләп үтелде. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды, алар хөрмәтенә концерт номерлары башкарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса