Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә төнлә булган ике янгында бер кешенең гомере өзелгән

25 мартка каршы төндә Әлмәттә ике янгын булган.

01 сәгать 05 минутта Тельман урамында бер фатирда янгын чыгу турында хәбәр керә. 20 квадрат метр мәйдан яна. Сәбәбе ут белән саксыз эш итү дип фаразлана. Социаль челтәрләрдәге хәбәрләргә караганда, фатир хуҗасы исле газ белән агуланудан үлгән.

02 сәгать 05 минутта Загородная урамында шәхси мунча януы турында хәбәр керә. 21 квадрат метр мәйдан яна. Монысының сәбәбе электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу дип фаразлана. Зыян күрүчеләр юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса