Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә Әти-әниләргә ярдәм көне оештырыла

Район Советы һәм башкарма комитеты, ветераннар советы инициативасы белән 30 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр Әти-әниләргә ярдәм көне узачак.

"Опека" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан "Көзге игелеклелек атнасы" акциясе дә үткәрелә. Аның барышында мохтаҗ өлкәннәрнең өйләрендә, бакчаларында өмәләр оештырылачак. Шулай ук җәмәгать транспортында да "Ветераннарга урын бир" акциясе планлаштырылган. Медицина, мәгариф учреждениеләрендә дә чаралар булачак. Тантаналы җыелыш 30 сентябрьгә драмтеатр бинасында узачак. Акциянең максаты балаларның да игътибарын әти-әниләренә җәлеп итү. Һәркем өлкәннәрнең өйләренә барырга вакыт табып, аларга ярдәм күрсәтсә, хәлләрен белсә, ничек яхшы булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса