Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә әти-әниләр татарча өйрәнә

56 нче "Нәни батыр" балалар бакчасында "Мин татарча сөйләшәм" дигән акция үтте.

Акциядә балалар, тәрбиячеләр, әти-әниләр катнашты. Әти-әниләрдән "Сез татар теленең киләчәген ничек күрәсез? Бүгенге көндә татар теле кирәк дип саныйсызмы? Хөкүмәтебез тарафыннан татар теленә карата игътибар җитәрлекме? Ул югары дәрәҗәдә куелганмы? Балаларыгызда татар теленең киләчәген күрәсезме? Өегездә нинди телдә аралашасыз? Гаиләгездә татар телен саклыйсызмы?" дигән сорауларга җавап алынды. Әти - әниләрнең җаваплары төрлечә булды, әмма һәммәсе туган телне белү кирәклеген билгеләп үттеләр. Алар чара барышында бергәләп балалары белән уйнадылар, алар белән татарча сөйләшергә тырыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса