Әлмәттә Татулык көнен үзенчәлекле билгеләп үтәчәкләр
"Яшел Фитнес" хәрәкәтендә катнашучылар бер тату гаилә кебек.
Әлеге проект ярдәмләшү, гаделлек, бер-береңне хөрмәт итү, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга өндәү максатыннан гамәлгә ашырыла. Оештыручылар спорт белән шөгыльләнү аша әлмәтлеләрне бәхетле итәргә омтыла.
Якшәмбе, 17 сентябрь көнне әлмәтлеләр кабат шәһәрнең 5 мәйданчыгында очрашачак.
Башлану вакыты 10 сәг.
Программада:
10:00 - 10:30 - дәртле зарядка
10:40 - 11:10 - Super-sculpt
11:20 - 11:50 - йога
Уздыру урыннары:
• "Яшьлек" скверы
• "Шәмсинур" скверы
• Алнас стадионы
• Шәһәр пляжы
• Шәһәр паркы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа