Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә "Татнефть" ААҖнең "Рухият" рухи яңарыш фонды тарафыннан нәшер ителгән китаплар тәкъдир ителде

19 декабрь көнне Яшьләр үзәгендә "Татнефть" ААҖнең "Рухият" рухи яңарыш фонды тарафыннан агымдагы елда нәшер ителгән китапларны тәкъдир итү чарасы булып узды.


"Рухият" аша дөнья күргән китапларның үзләренә генә хас үзенчәлеге бар, алар - затлы. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбанов билгеләгәнчә, бу аның тышлыкларыннан, бизәлешләреннән үк күренеп тора. Бүгенге көндә республикада 40 тан артык китап нәшрияты эшли. Дөресен әйтергә кирәк, аларда чыгарылган басмалар арасында очсыз, ягъни эчтәлеге, рухи тәэсире һәм әһәмияте белән сай булганнары да еш очрый. Ә менә "Рухият" бу уңайдан искәрмә санала. Монда очраклы китаплар юк. 15 ел дәвамында нәшер ителгән 163 төрле басманың һәммәсе дә китап итеп бастыруга лаек булуларын билгеләү эше белән шөгыльләнүче эксперт комиссиясе әгъзалары тарафыннан иләк аша уздырылган. "Бигрәк тә яшь язучыларны игътибардан читтә калдырмыйбыз. Сәләтле, халык күңелен яуларлык әсәрләр иҗат итүчеләргә матди яктан ярдәм күрсәтү - "Татнефть"нең максаты", - дип ассызыклады компания генераль директоры урынбасары, "Рухият" фонды советы рәисе Рөстәм Мөхәммәдиев. Нефтьчеләр укучыларны да кайгырта, ел саен уздырылучы хәйрия акцияләрендә республика шәһәрләре һәм районнары китапханәләренә, белем учакларына, балалар йортларына бушлай китаплар тапшырылу хакында барыбыз да хәбәрдар. Моннан тыш нәкъ менә компания чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне рухи яктан баетуга үз өлешен кертә, татар иленнән бүләккә "Рухият" китапларын алмаучылар исемлеге, мөгаен, тарайгандыр.
"Үзенең тамырларын чүлдә кипкән, корыган чишмә генә белмәскә мөмкин. Ә халык үз тарихын, мирасын барлап яшәргә тиеш. Шулай булмаганда ул милләт буларак юкка чыга" - Әлмәт муниципаль районы башлыгы киңәшчесе Наҗия Хәйдәрованың чыгышында яңгыраган бу сүзләрдә хаклык ярылып ята. "Рухият" шушы юнәлештә бихисап эш башкара. Аның киләчәктә дә дәвам ителәчәгенә шик юк. "Татнефть" компаниясенең милли җанлы җитәкчелеге язучы-шагыйрьләрне дә, укучыларны да сөендерде - 2013 елда басылачак китаплар исемлеге расланган инде.
Бу көнне "Рухият" фондының китаплар коллекциясен тулыландырган 7 басма тәкъдир ителде. Ризаэддин Фәхреддиннең "Мәшһүр адәмнәр" китабында мәгърифәтченең "Шура" журналында басылып чыккан гаять бай эчтәлекле, безнең заман өчен актуаль мәкаләләре урын алган. Төзүче-текстолог Ленар Гобәйдуллин билгеләгәнчә, ул - тел галимнәре өчен искиткеч кулланма.
Балалар шагыйрәсе Гүзәлия Галләмованың "Җиләкле җәй" китабындагы шигырьләрне исә нәниләр бер тында укып чыгачак. Балаларча гади, йөгерек тел белән иҗат ителгән һәм бизәлеше белән күз явын алырлык китапны, мөхәррире Фәйрүзә Мөслимова бәяләгәнчә, матур җанлы кеше генә тудыра ала. Аның: "Һәр шигырь җанландыру сәләтенә ия", - дигән сүзләренә бәйрәмгә җыелучылар сәхнәгә күтәрелгән балалар чыгышыннан соң үзләре дә инанды.
Наил Шәрифуллинның "Соңарган сөю", Иван Актайның "Юрату туптана телей" (чуваш телендә), Фәүзия Мөхәммәтованың "Яшәү кыйбласы" китаплары да укучылар өчен табыш. Күп еллар дәвамында нефть чыгаручы оператор булып эшләгән, соңрак журналистикага килгән Дамир Асыловның "Җир маеның бар җае" китабы нефтьче хезмәтенең бөтен нечкәлекләрен тасвирлый. Мөхәррире Ирек Бәдретдинов сүзләренчә, нефть чыгару сәнәгатенең җаен белгән кеше тарафыннан гына ул шулкадәр оста языла ала. Кызганыч, автор үзе 2 ай чамасы элек вафат булган, әмма ул китабын күрү бәхетенә ирешкән.
Шәмсия Җиһангированың "Бәхетең үз кулыңда" җырлар җыентыгына төрле елларда композиторларыбыз иҗат иткән җырлар тупланган. Җыр-моң сөючеләр өчен бу менә дигән бүләк.
Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
М.Фарукшин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250