Реклама
Әлмәт шәһәренең Р.Фәхреддин исемендәге үзәк мәчетендә җомга намазын укып чыгучы мөселманнарга хөрмә җимешләре таратылды.
"Татлы ифтар" исемле акцияне Әлмәт районы мөхтәсибәте оештырды.
Әлмәт районы имам - мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов сүзләренчә, әлеге акцияне үткәрү Рамазан аеның ни дәрәҗәдә изге гамәлләр ае икәнлеген күрсәтү белән бәйләнгән. Ә инде хөрмә таратуга килгәндә, ул һич тә очраклы түгел. Чөнки Аллаһы Тәгаләнең илчесе пәйгамбәребез Мөхәммәд(с.г.в.) хөрмә белән авыз ачкан һәм аннан соң гына ахшам намазын укыган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы