Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә татарча КВН фестивале узды

Калабызда КВН командалары фестивале узды.

Анда 7 җыелма команда катнашты. Шуларның бишесе катнашучылар булса, икесе кунаклар сыйфатында иде. Әлмәттән АГИМС, политехникум һәм 58 нче балалар бакчасы командалары чыгыш ясады. Фестиваль нәтиҗәсе шундый булды: Яр Чаллыдан "Татар егетләре" "Иң яхшы шаяру" номинациясендә җиңүче булды. Әлмәтнең "Сөт асты" командасыннан Назлыгөл Галиева "Иң яхшы актриса" булып танылды. "Политех" (Әлмәт) командасыннан Зөлфәт Хәкимов иң яхшы актер булып билгеләнде. Беренче урын Яр Чаллының "Оба-на" командасына бирелде. Гран-прины Әлмәтнең "Фэн-тэти Кызларейшн" командасы отты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса