Әлмәттә тагын бер күңелле яңалык
Нефтьчеләр башкаласында футболның җәйге сезонын ябып кышкы сезонны ачтылар.
"Алнас" стадионында Татарстан кышкы беренчелеге кысаларында уеннар үтте. Бу 2000-2001 елда туган футболчылар арасында кышкы икенче уен. Уеннарда Чаллыдан, Түбән Камадан, Бөгелмәдән килгән һәм Әлмәттән барлыгы 8 команда катнашты. Финалга ике иң яхшы команда гына уздырыла. Бүген уен әлмәтлеләр файдасына тәмамланды. Алда тагын ничек булыр?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа