Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә сынчылар арткан

Кәләй авылының "Каенкай" балалар бакчасында кышкы бәйрәмнәрне әкият иткәннәр.

Әкият дөньясында дип исем алган әлеге проект уйламаганда-көтмәгәндә килеп чыккан. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан ук балаларга күтәренке рух бүләк итүне ниятләп биредә эшләүче Әкрәм ага Мияссаров гади Кар бабай урынына Кыш бабай фигурасын ясаган. Үзенеә генә күңелсез булмасын диептер инде ел хуҗасы Әтәч тә, узган ел хуҗасы маймыл да "кушылган". Әкренләп кар астында калган уен мәйданчыгында башкалары да пәйда булган.

Шул эшләре белән "Каенкай" бакчасы "Солнечный свет" бөтенроссия бәйгесендә катнашып беренче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнгән.

Кайбер эшләрнең фотосурәтләрен безгә дә юлладылар.

Рәсемнәр шигырь юллары белән озытылып бара.

Көтеп- көтеп тә һаман

Килмәгәч Кыш бабабыз,

Төялдек тә машинага

Эзләргә кузгалабыз.

Уңда, сулда кар көртләре,

Бураннар тузып кала.

Яшел чыршы карга чумган,

Тегермән артта кала.

Бара-бара әллә тагын

Бик кызу кителгәнме?

Диңгезләрне узып китеп

Полюска җителгәнме?

Каршы алды безне ап-ак

Себер патшасы - аю!

Юл сорарга иде исәп

Табып кына бер җаен.

Утырыгыз, ял итегез,

Рәхим итегез түрдән.

Урын бирә зур диваннан

Юк безнең моны күргән.

Диван артында зур песи,

Саклагандай хуҗасын,

Качып кына карап тора:

"Кирәкмәсләр узмасын!"

Поляр ябалак сак кына

Күз сирпи төрле якка.

Зирәк акыл, киңәш кошы,

Китмәсен дидер, хата.

Яхшы сыйлап һәм аңлатып,

Озаттылар зур юлга,

Барабыз без, әй барабыз

Чыршыкай калды сулда.

Без соң кая? Африкада?..

Бу нинди маймыл юлда?

Тезләгәндә кул изи ул,

Эшләпәсе дә кулда.

Банан эзләп килгәнме соң,

Бутаганмы урманын?

Сездә җылы, бездә суык

Монда зәһәр кыш ае,

...Алда утлар җемелдиме,

Поляр яктылыкмы соң?..

Кыш бабабыз килеп чыкты,

Җитәкләгән Кар кызын.

Зур сандыкта бүләкләре

Барыбызга җитәрлек.

Җитү түгел,әле калып,

Ашып-ташып китәрлек!

Янәшәдә Кызыл әтәч,

Тавык карчыгы белән.

Һәм аларның тән сакчысы,

"Йомры кар" үзе килгән.

Кинәт утлар җемелдәште,

Җиткән икән инде кич...

Каршыбызда ачык ишек,

Бу безнең бакчабыз ич!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса