Әлмәттә су басу ихтималы бар
Яз ае үзенең гөрләвекләре, елгаларда берсен-берсе этә-төртә аккан бозлары белән дә матур. Әмма бу матурлык кайчакларда безгә куркыныч яный. Әлмәтлеләр әле һаман да язгы ташуны шөбһәләнеп көтә. Быел су ярларыннан чыгып кабат кайгы-хәсрәт китермәсме - әлеге сорау район башкарма комитетында да тикшерелде.
Куркырга җирлек бар. Бу көннәрдә яуган яңгыр җир өстендәге карны бик тиз эретте. Моннан дүрт ел элек тә карның күпләп эрүе нәтиҗәсендә ярларыннан чыккан Дала Зәе елгасы Иске Әлмәттәге, Урсала, Түбән Мактама, Тихоновкадагы кайбер торак йортларга үтеп керде. Ул чакта ташудан 537 йорт, 1508 кеше зыян күрде. Шушма елгасы да якын-тирәсендә яшәүчеләрне борчуга салды. Ул елны табигать китергән бәла-каза нәтиҗәләрен бетерүгә муниципаль бюджеттан, предприятие-оешмалардан 65 миллион сумнан артык акча тотылды. Моңа кадәр игътибар сорамаган Зәй елгасы үзәнлегендә дә байтак эш башкарылды.
Гадәттән тыш хәлләр идарәсе начальнигы Валерий Грезнев билгеләп үткәнчә, Зәй елгасын быел бозлардан 26 февральдә үк арындырганнар. Әлегә елгадагы су биеклеге ноль билгесеннән түбәнрәк.
- Гидрометеорология шартларына ясалган анализ язгы ташу вакытында су дәрәҗәсенең күпъеллык максимумыннан түбән булу ихтималын күрсәтә. Алай да түбәндәрәк урнашкан торак пунктларда су басу куркынычы да юк түгел, - диде ул.
Районда су басу ихтималы булган зоналарга биш торак пункт керә. Болар - Түбән Абдул, Түбән Мактама, Тихоновка, Рус Акташы, Тайсуган һәм шәһәрнең ике микрорайоны, ягъни Иске Әлмәт белән Урсала.
Язгы ташу чорына районда алдан ук әзерлек эшләре алып барылды. Зәй елгасын контрольдә тоту өчен билгеләр ясалды һәм су дәрәҗәсе көн саен үлчәнә. Махсус төзелгән постларда предприятие-оешмалар да кизү тора. Карабаштагы сусаклагыч агым суларны кабул итәргә әзер. Эшче төркем һәркөнне су басу куркынычы булган районнарны карап чыга. Шулай ук Урсалбаш, Новотроицк, Бута, Чупай, Наратлы авылларындагы гидротехник корылмалар да тикшерелгән.
- Узган елның көзендә үк Зәй елгасы чүп-чардан, корыган агачлардан арындырылды. Нефтьчеләр ярдәме белән 25 стационар нефть тотучы корылмалар да чистартылды. Юл хезмәте предприятиеләре торбаларны, дренаж каналларын агым сулар тоткарлыксыз үтәрлек хәленә китерделәр Әлмәт район язгы ташуга әзер, - диде Валерий Грезнев.
Күрелә торган чаралар комплексы гадәттән тыш хәлләрне булдырмауга, күпер-юлларны, торак фондны, матди байлыкларны һәм кешеләр тормышын саклауга юнәлтелгән. Табигать көйсез. Беребез дә бүген кич яки иртәгә нәрсә буласын алдан төгәл әйтә алмый. Шуңа күрә һәркемгә, шул исәптән су үтеп керүләр янаган шәхси хуҗалыкларга да ташуга каршы алдан ук хәстәрен күрергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа