Әлмәттә старт пистолеты белән сату иткән яшүсмерләр тоткарланган
Узган ел балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны арткан. Быел да хәл-торыш кискен тора.
Гыйнвар аенда полиция хезмәткәрләре законсыз рәвештә старт пистолеты сатучы яшүсмерләрне тоткарлаган.
Ел башыннан кичке вакытта әти-әниләреннән башка җәмәгать урыннарында йөрүче 44 балигъ булмаган ачыкланган. Шуларның 41 е урамда, берсе төнге клубта, икенчесе кафеда, өченчесе подъездда вакыт уздырган. Әлеге балаларның 20 се балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәдә исәптә тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа